Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башка Русия" Мәскәүдә каршылык чарасы үткәрде


Мәскәү – Оппозициядәге "Башка Русия" хәрәкәте бүген Мәскәүдә каршылык чарасы үткәрде. Хакимиятләр йөрешне тыю сәбәпле, ул Новопушкин паркында үтте. Хәбәрчебез әйтүенчә, анда меңнән артык кеше катнашкан. Чарада "Башка Русия" җитәкчеләре Гарри Каспаров, Эдуард Лимонов чыгыш ясаган. Катнашучылар "Бандит хакимияткә – юк!", "Путинсыз Русия!", "Көрәш дәвам итә!" дигән шигарләр кычкырган.

Оппозиция киләсе сайлауларда бар көчләргә тигез хокук бирелүен таләп итә.

Узган шимбә "Килешмәүчеләр маршы" Петербурда үтте. Сишәмбедә – Мурманскида үтергә тиеш. Шуннан соң оппозиция көзгә кадәр тәнәфес эшләргә җыена.
XS
SM
MD
LG