Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 20дән артык талип үтерелгән


Кабул – Әфганстандагы коалиция һәм җирле полиция көчләре дүшәмбедә көняктагы Кандагар вилаятендә үткәргән хәрби операция нәтиҗәсендә 20дән артык талип юк ителгән.

Шулай ук дүшәмбедә көнчыгыштагы Нангарһар вилаятендә әфган полициясе, ялгышлык белән, американ кәрванына ут ачкан. Атышулар нәтиҗәсендә 7 полиция хезмәткәре үтерелгән. Әфган һәм американ рәсмиләре бу вакыйганы "котычкыч хата" дип атады.
XS
SM
MD
LG