Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Вашингтон белән киңәшүләр башларга өметләнә


Мәскәү – Русиянең генерал штаб башлыгы Юрий Балуевский, Мәскәү белән Вашингтон арасында Азәрбайҗан радарын куллану турында киңәшүләр киләсе айда башланыр дигән өмет белдерде. Аның фикеренчә, бу киңәшүләр Русия президенты Владимир Путинның Юл башында Вашингтонга булачак сәфәреннән соң башланырга мөмкин. Вашингтонның беренче нияте – ракета калканының бер өлеше булачак радарны Чехиядә урнаштыру иде. Путин аның урынына Азәрбайҗандагы Габала радарын кулланырга тәкдим итте.
XS
SM
MD
LG