Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шимон Перес Израильнең яңа президенты булды


Иерусалем – Израиль сәясәтенең ветераны, Нобель бүләге иясе, 83 яшлек Шимон Перес Израилнең яңа президенты булды. Бүген парламентта үткән тавыш бирүдә, калган ике намзәт Перестан күпкә артка калышып, үз намзәтләрен алырга булдылар.

Перес бу урында Моше Кацавны алыштыра. Элекке президент төрле җенси эзәрлекләүдә гаепләнеп, урыныннан киткән иде.
XS
SM
MD
LG