Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус Русия тәкдимен кире кага


Минск – Беларус президенты Александр Лукашенка, БДБ илләренең башкарма секретаре урынына Мәскәү тәкдим иткән Александр Вешняков намзәтен кире каккан. Бу турыда бүген Русиянең мәглүмәт чаралары хәбәр итә. Коммерсант һәм Ведомости гәзителәре, исеме әйтелмәгән чыганакка таянып язуынча, Русиянең элекке Сайлау комиссиясе башлыгы бу урынга узган атна Петербур ошрашуында тәкдим ителәсе булган. Ләкин Минск моңа каршы чыккан.

Хәзерге секретарь Владимир Рушайлоның мөддәте июнь аенда чыга. БДБның киләсе саммиты үктәбер аена билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG