Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргыз прокуратурасы депутатны җавапка тартырга тели


Бишкәк – Кыргызстан прокуратурасы депутат Солтан Урманаевка җинаят эше ачырга рөхсәт сорап парламентка мөрәҗәгәт итте. Прокуратура 2002 елда Жалалабад өлкәсенең Аксы шәһәрендә тыныч демонстарциянең куылып таратылу вакыйгасын тикшерә. Нәтиҗәдә 6 кеше һәлак булган, дистәләгәне җәрәхәтләр алган. Урманов ул чакта өлкәнең губернаторы булган. Үзе ул бу гаепләвне, хәзерге җитәкчеләрне тәнкыйтьләгән өчен, эзәрлекләү, дип саный.
XS
SM
MD
LG