Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават – милли батырмы, кеше үтерүчеме?


“Салават пирамидасы” исемле китап көн күрде. Аның авторы Сергей Орлов. Сергей Орлов билгеле оппозицион эшкуар Николай Швецовның ярдәмчесе. 13 июнь ул матбугат очрашуы үткәрде. Әлеге китапта Салават милли батыр түгел, ә урысларга нәфрәт белән янган кеше үтерүче итеп сурәтләнгән. Орлов моның өчен кайбер тарихи документлар да китерә. Мәсәлән, Салават Юлаевның Чиләбе өлкәсендәге Сим заводы эшчеләрен үтерүе турында мәгълүмат бирелгән. Болар барысы да төрле тарихи чыганаклардан алынган. Орлов сүзләренчә, Салават Юлаев мифик образ. Аның бу фикерен чарада катнашкан Башкортстан парламенты депутаты Геннадий Шабаев та куәтләде. Депутат халык тарихи дөреслекне белсә, Салават Юлаев халыкны берләштерүче түгел, ә, киресенчә, аеручы билгегә әйләнәчәк диде. Һәм яңа милли батыр эзләргә тәкъдим итте. Матбугат очрашуында катнашкан билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков: “Республика гербында Салават Юлаевның булуы дөрес түгел. Геральдика кануннары буенча тарихи персонажлар билге була алмый”, - диде. Галим киләчәктә Салават Юлаев миф булудан туктар дигән ышаныч та белдерде.

“Салават пирамидасы” китабы Казанда нәшер ителгән. Аның мөхәррире билгеле галим Дамир Исхаков.
XS
SM
MD
LG