Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмәс Фатаһның төп бинасын алды


Газзә – Бүген Газзә шәһәрендә булган бәрелешләр нәтиҗәсендә Хәмәс сугышчылары моңарчы Фатаһ карамагында булган төп иминлек бинасын басып алган. Моңа кадәр Хәмәс көньяктагы Рафаһ каласындагы иминлек бинасын үз кулына төшергән иде. Газзә сызыгының зур өлеше хәзер Хәмәс карамагында, диелә.

Хәмәс белән Фатаһ арасында узган шимбәдән бирле барган бәрелешләрдә 70тән артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG