Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президенты референдум тәкъдим итте


Анкара – Төркия президенты Әхмәт Нәҗдәт Сәзәр киләсе президентны ничек сайлау мәсәләсен референдумга чыгарырга тәкъдим итте. Президентны парламентта сайлаудан халык тарафыннан сайлауга күчү карарының ни дәрәҗәдә кануни икәнен тикшерергә сорап ул Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Хакимияттгәге исламчы партия намзәте Абдулла Гүл парламент аша сайлана алмаганнан соң, президентны халык тарафыннан сайлау тәкъдимен шул АК партиясе күтәреп чыккан иде. Төркиянең дөньяви булып калуын теләвчеләр, Гүлнең сайлануына каршы чыга.
XS
SM
MD
LG