Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөре шәһәрендә 9 кеше янып үлде


Башкортостанның Бөре шәһәрендә узган төндә йорт янып 9 кеше үлде, аларның 4се – балалар иде. Иң кечкенә кызга – 1 яшь булган. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана. Башкортстанның янгын сүндерү хезмәте хәбәр итүенчә, күптән түгел уздырылган махус тикшерү чарасы вакытында, бу йорт – куркыныч дип бәяләнгән булган. Анда яшәүче олылар – эчүчеләр исемлегендә теркәлгән булган, дип хәбәр итә Башинформ мәгълүмат агентлыгы.
XS
SM
MD
LG