Франциядә якшәмбе көнне үткән парламент сайлауларының икенче турында президент Никола Саркозиның урта-уң партиясе күпчелекне яулады.
Рәсми нәтиҗәләргә караганда ул 577 урынлы парламентта 314 урын алган.
Төп оппозицион партия булган Социалист партия көтелгәннән яхшырак нәтиҗәгә ирешеп 185 урын алган.