Accessibility links

Мәскәү читтән килүчеләр өчен иң кыйммәтле шәһәр булып кала


Мәскәү читтән килүчеләр өчен дөньяда иң кыйммәтле шәһәр булып кала. Америкэн Мерсер үзәге үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә караганда Мәскәүдән соң Лондон, өченче урында Сеул, аннан Токио, Һоң- Коң, Копенһаген, Женева, Осака килә. Тугызынчы урында Цюрих, унынчыда Осло. Бу тикшеренүдә 143 шәһәр бер-берсе белән чагыштырылган.
XS
SM
MD
LG