Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге фәлестинлеләргә турыдан-туры ярдәмен яңарта


Европа Берлеге фәлестин президенты Мәхмүт Габбасның гадәттән тыш хөкүмәтен яклау өчен фәлестинлеләргә турыдан туры ярдәмне яңартачак. Берлекнең тышкы сәясәт өчен җаваплы өлкән вәкиле Һавиер Солана бүген моны Берлек илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуына Люксембургка килгәч игълан итте. Рамаллада Фәлестин премьер-министры Сәлим Фаядның кичә вазыйфага керешкән яңа хөкүмәте үзенең беренче утырышын үткәрде. Газа Сызыгын ягулык белән тәъмин итүче Израиль ширкәте бүген ягулыкны Газадагы электр станцияләренә генә бирү карарыннан кире кайтып гадәти тәъминатны яңартуын игълан итте.
XS
SM
MD
LG