Русиянең МиГ хәрби очкычлары ясаучы ширкәте яңа базарларга үтеп кереп 2020 елга кадәр 10-12 миллиард долларга 350-ләп яңа буын очкычларын сатарга җыена.
МиГның сату бүлеге башлыгы урынбасары Владимир Выпряжкин моны Париж янындагы Ле Бурже күргәзмәсендә белдерде.
Яңартылган МиГ-29 хәрби очкычлары совет чоры шәкеленә нигезләнә әмма аларга яңа навигация һәм корал системалары урнаштырылган.
Русия корал экспортының яртысын диярлек хәрби очкычлар тәшкил итә.