Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта шартлау 75 кешене үтерде


Багдад үзәгендә бомбалы машина шартлап кимендә 75 кешене үтерде, дистәләрчә кешене яралады. АКШ хәрбиләре Гыйрак башкаласыннан төньякта әл-Каидәгә каршы зур хәрби операция башлануын белдерде. Анда 10 меңләп АКШ һәм Гыйрак солдаты катнаша. Хәрбиләр шулай ук бу операция башланганнан бирле 22 сугышчы үтерелде дип белдерә. Бу чара Дияла виләятенең Бакуба шәһәре тирәсендә бара.
XS
SM
MD
LG