Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Талибан бер районны контрольгә алды


Әфган рәсмиләре әйтүенчә, илнең көньягында Талибан бер районны контрольгә алган. Эчке эшләр министрлыгы сүзчесе Земарай Бәшәри полиция дүшәмбе кичендә Кандаһар виләятенең Мянишен районыннан чигенде диде. Бәшәри әйтүенчә, күрше Орузган виләятендә соңгы көннәрдәге атышларда 10 сивил, 4 полиция хезмәткәре һәм 60 талибан сугышчысы үтерелгән. Әмма ул Орузган виләятендә НАТО һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә тагын дистәләрчә тыныч кеше үтерелгән дигән белдерүләрне кире какты.
XS
SM
MD
LG