Accessibility links

Кайнар хәбәр

Питербурда Конго студентын үтерүчеләр хөкем ителде


Русия мәхкамәсе 2005 елның сентябрендә Конго студентын үтерүдә гаепләнгән 4 кешене хөкем итте. Мәхкамә һөҗүм итүчеләр экстремистик ниять белән эш иткән дигән нәтиҗәгә килде һәм 7 елдан алып 14 елга кадәр төрмә җәзалары билгеләде. 29 яшлек конголы каты кыйнап һәм берничә мәртәбә пычак белән кадап үтерелгән иде. Русия шәһәрләрендә кара тәнлеләргә, шулай ук Азия белән Кавказдан килгәннәргә һөҗүмнәр еш булып тора.
XS
SM
MD
LG