Нефтекама шәһәрендә яшәгән бер эшкуар хатын-кыз сату бизнес буенча көндәшенең сарайларын яндырткан булган. Анысы 5.5 миллион сум зыян күрсә дә, кәсебен ташламаган. Шуннан соң бу эшкуар аны үтертү өчен 100 000 сумга киллер яллаган. Тәҗрибәсез үтерүче тидерә алмаган.