Accessibility links

Гыйракта интихарчы 16 кешене үтерде


Гыйрак полициясе әйтүенчә, илнең төньягында интихарчы бомбалы йөк машинасы белән җирле идарә бинасына бәрелеп кимендә 16 кешене үтергән. Һөҗүм Сөләйман Пек шәһәрендә булган. Багдадның нык сакланган яшел зонасына минааткыч белән берничә һөҗүм булды. Гыйрак хакимият биналары, АКШ һәм Британ илчелекләре урнашкан яшел зонага һөҗүмдә корбаннар булу-булмавы ачык түгел. АКШ хәрбиләре узган 2 тәүлектә Гыйракта кимендә 12 американ солдаты үтерелде дип хәбәр итә. Пәнҗешәмбе Багдадта юлга куелган бомба шартлаудан 5 американ солдаты һәм 4 гыйраклы һәлак булган.
XS
SM
MD
LG