Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вәкиле Пхеньян сәфәрен тәмамлады


АКШ атом сөйләшүләре вәкиле Кристофер Һилл Пхеньянда Төньяк Кореа рәсмиләре белән яхшы сөйләшүләр үткәрүе турында белдерде һәм алар тиздән Йоңбьен атом реакторын ябарга җыена дип исәпләвен әйтте. Кичә Пхеньянга килгән Һилл моны бүген Көньяк Кореа башкаласы Сеулда әйтте. Бу югары АКШ дипломатының Төньяк Кореага соңгы биш елдагы беренче сәфәре. Һилл АКШ та, Төньяк Кореа да атом коралсызлануы турында февраль аенда ирешелгән килешүгә тугры булуларын белдерде диде. Шул килешү нигезендә Пхеньян Йоңбьен атом реакторын ябарга җыена. Ул реактор 8 яки аннан да күбрәк атом бомбасы ясарлык куәткә иә дип исәпләнелә.
XS
SM
MD
LG