Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чеченнар Дагыстанда каршылык чарасы үткәрде


Махачкала – Чечнәнең Бороздиновская авылы халкы бүген Дагыстанда каршылык чарасы үткәрде. Кизләр янында үтәкән чарада йөзләгән кеше катнашты. Алар хәбәрсез югалган авылдашларының язмышы турында мәгълүмәт таләп итте.

2005 елда "тазарту" дип аталган гамәл вакытында авылның бер кешесе һәлак булган, 11-е хәбәрсез югалган. Бу вакыйгадан соң авыл халкы Дагыстанга күчеп киткән, һәм әле дә шунда чатыр шәһәрчектә яши.
XS
SM
MD
LG