Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Фәннәр академиясенә яңа әгъзалар сайланды


Казан – Бүген Казанда Татарстан Фәннәр академиясенең хисап җыелышы үтте. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә Академиягә яңа әгъзалар сайланды – 7 хакыйкый һәм 13 мөхбир-әгза.

Утырыш барышында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев яңа фән һәм мәгәриф министрын тәкъдим итте. Ул - филология фәннәре докторы, Алабуга педагогия институты ректоры Наил Вәлиев булачак. Министр вазыйфасын моңа кәдәр башкарган Рәис Шәйхелисламов укытучылар белемен арттыру институты белән җитәкчелек итәчәк.
XS
SM
MD
LG