Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамә өлгесен Думага тапшырды


Мәскәү – Русия президенты Владимир Путин Русия һәм Татарстан хакимиятләре арасында вәкәләтләр бүлешү турындагы шартнамәнең яңартылган өлгесен Дәүләт Думасына тапшырды. Татарстан дәүләт шурасы 14 июньдә раслаган бу өлгене Путин сишәмбедә имзалаган.

Бу шартнамә нигезендә Татарстан һәм Русия хөкүмәтләре Татарстанның икътисад, тирә-юнь мохит, мәдәният өлкәсендәге үзенчәлекләренә караган мәсәләләрне хәл итү өчен, килешүләр төзи ала.

Документта шулай ук, Татарстан, Русия хөкүмәте белән килешеп, читтәге ватандашларына ярдәм күрсәтә ала, Татарстанда яшәүче Русия ватандашларына татар телендә өстәмә бите булган паспорт бирә ала, диелгән.

Моннан тыш шартнамәдә Татарстан президенты республиканың ике дәүләт телен дә белергә тиеш, диелгән.

Шартнамә 10 елга төзелә.

Дума рәисе урынбасары Олег Морозов сүзләренчә, Дума аны язгы сессия беткәнче расларга тиеш.

Шартнамәнең элекке өлгесен Дума февраль аенда раслаган иде. Ләкин Федерация Шурасы аны, Русия кануннарына каршы килә дип, кире какты.
XS
SM
MD
LG