Accessibility links

Кайнар хәбәр

Блэйр 4-лек вәкиле булырмы?


Лондон – Тони Блэйр бүген телефон аша Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшкән. Сүз Блэйрның Якын көнчыгыштагы арадашчылар 4-легенең вәкиле итеп билгеләнү ихтималы турында барган. Блэйрның сүзчесе әйтүенчә, сөйләшү "бу уңай" булган.

Килгән хәбәрләргә караганда, Блэйрның бу вазыйфага билгеләнүен Кушма Штатлар һәм Берләшкән Милләтләр хуплый, ә менә Мәскәү саграк карашта тора иде.

Бүген Парламентта ясаган чыгышында Блэйр, Израил белән Фәләстин арасында солых урнаштыру өчен "ике дәвләт" булдыру зарур, диде.
XS
SM
MD
LG