Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аббас коралсызланырга чакырды


Гәзза – Фәләстин җитәкчесе Мәхмүт Аббас, Фәләстиннең бар кораллы төркемнәрен, шул исәптән, үзенең Фатаһ хәрәкәтен дә, коралсызланырга чакырды. Сишәмбедә имзаланган карарга күрә, рәсми иминлек хезмәтенә кермәгән төркемнәр, "канунсыз" дип иглан ителә.

Әммә карарның ничек гамлгә куелачагы билгесез. Хәзерге вакытта Гәзза сызыгының зур өлеше Хәмәс карамагында.

Гәзза сызыгыннан килгән хәбәрләргә караганда, бүген анда Израил хәрбиләре белән булган бәрелешләр нәтиҗәсендә кимендә 10 фәләстинле хәлак булган, 50гә якыны яраланган. Табиплар әйтүенчә, үлүчеләр арасында Хәмәс һәм башка радикал төркем сугышчылары, һәм дә 12 яшлек бер бала да бар.
XS
SM
MD
LG