Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саклану рәсмие 8 ел төрмәгә хөкем ителде


Мәскәү – Русия саклану министрлыгының элекке югары рәсмие Владимир Доронин коррупциядә гаепләнеп, 8 ел төрмәгә хөкем ителде.

Мәскәүнең хәрби мәхкәмәсе аны ришвәтчелек, вәкәләт арттыруда һәм казна акчасын канунсыз сарыф итүдә гаепле, дип тапты.

Тикшерү мәглүматына караганда, төзелеш һәм инвестицияләр идарәсе башлыгының урынбасары булып эшләгән Доронин, хосусый ширкатьләрне хәрби төзелешкә җәлеп итергә вәгъдә итеп, алардан акча таләп иткән.
XS
SM
MD
LG