Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан парламенты чит ил тапшыруларына каршы канунны хуплый


Әрмәнстан парламенты чит ил радио тапшыруларына кырыс чикләүләр кертүче канун өлгесен ике укылышның беренчесендә кабул итте. Бу канун нигезендә читтә әзерләнгән тапшырулар кайбер ешлыкларга кертелмиячәк, аларны тапшыру өчен 70 мәртәбә зуррак салымнар куелачак. Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасы, кеше хокукларын яклау төркемнәре һәм Әрмәнстан оппозициясе җитәкчеләре яңа канунны кискен тәнкыйтли. Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасы бу канун Әрмәнстанда актив эшчәнлек алып барган азсанлы чит ил тапшырулары белән бергә Азатлык радиосын да тыюга тиң булачак диде. Әрмәнстан тышкы эшләр министры Вардан Осканиан матбугат очрашуында "Азатлык радиосы эфирга чыгудан туктаса, бу минем өчен бик кызганыч булачак. Азатлык радиосы демократиягә өлеш кертә. Азатлыкны берәр сәбәп белән эфирдан алу кызганыч булачак" диде.
XS
SM
MD
LG