Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон үзәгендә шартлаучан матдәләр тутырылган машина зарарсызландырылды


Британия полициясе Лондон үзәгендә калдырылган бер машинадагы шартлаучан матдәләрне зарарсызландырды. Британиянең террорчылыкны тикшерүләрне координацияләүче рәсмие Питр Кларк шикле Мерседес машинасы турында якындагы төнге клубка килгән ашыгыш ярдәм хезмәткәрләре хәбәр итте диде. "Ашыгыш ярдәм хезмәткәрләре шулай ук машина эчендә төтен булуына да игътибар иткән. Чакырылган полиция хезмәткәрләре машинаны тикшергән. Машинага шактый микдарда бензин һәм газ балоннары, күпсанлы кадаклар тутырылган булган" диде Кларк. Моның өчен кем гаепле булуы турында сүз йөртергә әле иртә диелә. Чәршәмбе көнне вазыйфага керешкән Британ премьер-министры Гордон Браун бу хәл Британиягә зур һәм дәвамлы куркыныч янавын күрсәтә диде.
XS
SM
MD
LG