Кыргыз хөкүмәтенең матбугат хезмәте белдерүенчә, бу айда Кыргыз премьер-министры Алмаз Атамбаевны тикшергән Төркия табиблары Атамбаевның агуланган булуын раслый.
Май башында Атамбев эш урынында су эчкәннән соң 2 көн аңсыз булуын белдергән иде.
Кыргыз табиблары тикшерү үткәреп аның ниндидер билгесез агулы матдә эчкән булуын раслады.
Төркия табиблары Атамбаевка нинди агу бирелгән булуын ачыклый алмады.