Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстанда елекке президентның тәртипләрен үзгәртү дәвам итә


Төркмәнстанда бүген социал таәминат турындагы яңа канун көченә керде. Бу канун пенсионсия системасын яхшырту, сугыш ветераннарын, инвалидларны, яңа бала тапкан аналарны финанс яктан кайгырту максатын куя. Төркмәнстанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дә яңадан пенсия түләнә башлый. Бу 2006 ел башында туктатылган иде. Икенче дөнья сугышы ветераннарының тол хатыннарына пенсиянең күләме арттырылачак.
XS
SM
MD
LG