Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак вилаятьләргә күбрәк вәкаләт бирергә тели


Гыйрак премьер-министры Нури ал-Малики белдерүенчә, ул ел ахырына кәдәр сайлауларны үткәреп, урыннарга күбрәк вәкаләт бирү максатын куя. Сайлау коммиссиясендә булганда, ул, сайлауларда кем җиңүе мөһим түгел, әгәр дә ул Гыйрак кешесе булса һәм халык мәнфәгатьендә эшләсә, дип әйткән булган. Гыйракта тулы күәтле парламент сайлаулары 2005 елның декаберендә үткәрелгән иде. 18 вилаятьтә җитәкчеләр бер кайчан да сайланмады. Шул ул ук вакытта, Гыйрак полициясе, ал-Анбәр вилаятендә бомба шартлатылганнан соң, 5 полициясе хезмәткәренең үтерелгәнен хәбәр итте. Гыйрак хөкүмәтенең яңа хисабына караганда, үткән айда, Гыйракта тыныч халык арасыннан үлүчеләрнең саны кимегән, хисапта әйтелгәнчә, июньдә анда 1250 кеше үтерелгән.
XS
SM
MD
LG