Израиль Фәләстин автономиясе өчен җыелган салымнар исәбеннән, 118 миллион долларны күчерде. Фәләстинда радикал булмаган хөкүмәт төзелсә, Израиль автономиягә 350 мең доллар бирергә вәгъдә иткән иде. Бу акчаларны, җитәкчелектә Хамас торган хакимиятнең сәясәтенә каршылык йөзеннән, Израиль туңдырган иде.