Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Иранны Хизбулла аша Гыйрактагы шыгый сугышчыларга ярдәм итүдә гаепли


АКШ хәрбиләре Иранны Либандагы Хизбулла сугышчылары аша Гыйракның шыгый сугышчыларын коралландыруда гаепли. Хәрбиләр җитәкчесе Кевин Бергнер әйтүенчә, 20 мартта Гыйракның көньягында Хизбулланың югары вәкиле Гали Муса Дакдук тотылган. Бергнер әйтүенчә, Дакдук Хизбуллада 24 ел хезмәт иткән һәм Гыйракта Иранның Кудс көчләре өчен эшләгән булган. Бергнер шулай ук Кудс көчләре гыйнвар аенда Кербала шәһәрендә 5 АКШ хәрбиен үтергән һөҗүм турында алдан ук белеп торган диде.
XS
SM
MD
LG