Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Аксәеттә бәйрәм уздырды


Шимбә көнне Тәтешле районы Аксәет авылына Казаннан һәм Уфадан затлы кунаклар, күренекле артистлар, язучылар килеп төште. Авылдан шәһәргә киткән кешеләр гадәттә җәйге матур көннәрдә туган ягына кайтып җиләк җыеп, су кереп, ял итәләр. Һәм күңелләрен юатып, күчтәнәчләр төяп шәһәргә китәләр. Ә Салават киресенчә 500 яшьлек Аксәетне зурлап, анда затлы шәхесләр, бүләкләр алып кайта. Узган җәйдә Казаннан кунаклар кайткан көнне авыл читендәге аланда искиткеч матур бәйрәм үткән иде. Фәхетдин дигән чишмә ачып, Башкортстанда киң таралган “Саумысыз, авылдашлар” исемле бәйрәм оештырып Аксәетлеләрнең күңелен күтәрде, аларның билләрен турайтты. Аксәет һәм Тәтешле якларын Татарстанга, бөтен дөньяга яңгыраткан быел да кызыклы программа төзегән. Чараны Аксәет авылында туып үскән, Башкорт драма театры артисты Гөлзәмия Ситдикова белән Салават җыр театры сүз остасы Ядкәръ Хәбибуллин алып барган. Бу бәйрәмдә катнашкан Вәсилә ханым Ахунова Казанга шалтыратып үзенең рәхмәт хисләрен җиткерде: Салават үткән ел да зур бәйрәм үткәргән иде. Быел да көннең беренче яртысында балалар өчен Сабантуй булды, аннан балалар бик шатланып кайтты. Кич концертка күрше авылардан, башка районнардан, Пермь, Чиләбе өлкәләреннән дә тамашачылар килгәннәр иде. Анда Фән Вәлиәхмәтов, Айдар Галимов, Идрис һәм Гүзәл Кәлимуллиннар, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка җырчылар килгән иде. Бу бәйрәмнәр шундый матур традицияга әверелсен иде. Мин бар халык исеменнән җырчы Салаватка һәм башка оештручыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Чын татар җыр- моңына сусаган халык өчен мондый бәйрәмнәр ярты елга яки елына бер генә була. Радио- телевидениеда барган тапшыруларның, район күләмендәге чараларның башкорт яки рус телендә генә узуы халыкны туйдырган икән. Тәтешле татарларының урман башкорты булуы яки булмавы турында бәхәсләгә дә катнашмаган Салават үз якташларының күңелен ата-бабалар моңы, саф татар җырлары белән юатты. Тамашадан соң Аксәет күгендә балкыган салют утлары тирә як авыллардан, хәтта Уфа белән Казаннан да күренә кебек тоелды. Кайчандыр Аксәет авылында ун елга якын клуб мөдире булып эшләгән Салават хәзер дә үз якташларының милли агарту эшен ташламый. Туган авылына ул хәзер Казан нуры булып кайта. Эльмира Газизова
XS
SM
MD
LG