Accessibility links

Кайнар хәбәр

Астанә Венадан Назарбаевның элекке киявен Казахстанга тапшыруны сорый


Казахстан тышкы эшләр министрлыгы, Австрия хәкимиятләренә мөрәҗәгат итеп, Нурсолтан Назарбаевның элекке кияве һәм Венадада элек илче булган Рәхәт Алиевны тизрәк илдән чыгаруны таләп итә. Ватанында Алиевны күп төрле җинаятләрдә, акча юуу, хөсетлек һәм кеше урлауда гаеплиләр. Ул июнь аенда Венада кулга алынган булган, ләкин йолым бирү бәрабәренә азат ителгән. Бу гаепләүләрне Алиев катгый рәвештә кире кага, мине сәяси сәбәпләр белән эзәрлеклиләр дип белдерә.
XS
SM
MD
LG