Төркиядә, танылган җурналист Грант Динкны үтерү белән бәйле мәхкамә утырышы башланды. Барлыгы 18 кеше гаепләнә. Алар арасында, җурналистны үтерүен таныган 17 яшьлек яшүсмер дә бар. Аның тарафдарларына үтерешкә өндәүдә һәм террорчыл оешма оештыруда гаепләү белдерелә.
Милләте белән әрмән булган Динк гыйнвар аенда Истанбулда үтерелдеән. Ул Төркияне Госманлы империясе тарафыннан әрмәннәргә карата ясаган геноцид фактын танырга чакырган язмалары белән, төрек милләтчеләрендә каты ярсу уяткан.