Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Әфганстанга хокук яклау өчен акча бирә


Европа Берлеге хокук яклаучы оешмаларны ныгыту һәм юстиция өлкәсендә реформалар уздырыр өчен Әфганстанга 270 миллион доллар бирәчәк. Бу хакта Италия башкаласы Римда узачак, Әфганстан мәсьәләләренә багышланган халыкара конференция ачылыр алдыннан, Европа Комиссиясе хәбәр итте. Конференциясенең төп темасы – ничек итеп Әфганстанда канунчылыкны торгызу. Бу конференциядә Әфганстан президенты Хәмит Карзаи, БМО генераль секретаре Пан Ги Мун һәм НАТО башлыгы Яаап де Хооп Схеффер катнашачак.
XS
SM
MD
LG