Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердәм Русия Татарстан-Русия килешүен хуплый


Русиянең дәүләт Думасы 4 июльдә федераль үзәк белән Татарстан арасында вәкәләтләрне бүлешү турындагы килешүне тикшерә. Бу хакта “Бердәм Русия “ фракциясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Аның сүзенә караганда, фракциядә бу документны хуплау карары кабул ителгән. Дәүләт Думасы җитәкчесе Борис Грызлов элегрәк тә депутатларның бу документны хуплыячакларын белдергән иде. Ул шулай ук Федерация Шурасында да Русия президенты тәкъдим иткән килешүне яклап тавыш бирерләр дигән өметен белдерде.
XS
SM
MD
LG