Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 2 министрлыгы бетерелә


Татарстан Республикасының Тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгы, шулай ук Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы бетереләчәк. Шул хактагы канун проектын Татарстан республикасы президенты Минтимер Шәймиев, раслатыр өчен дәүләт шурасына юллады. Бүген бу турыда, дәүләт җыелышының бюджет, салым һәм финанс комитетында, Татарстан президентының дәүләт-хокукый идарәсе җитәкчесе Рәйсә Сахиева игълан итте. Бу үзгәрешләр илдә бара торган административ реформалар һәм дәүләт идарә тармагының вазыйфаларын ачыклау белән бәйләнгән. Республика җитәкчесе Икътисад министрлыгы һәм сәүдә, сәнәгать министрлыгы төзергә тәкъдим итә. Беренче тармак үз өстенә дәүләтнең зур иктисад вазыйфаларын, эшкәртүне, тариф сәясәтен алачак, икенчесе Татарстанның сәүдәсе һәм сәнәгате белән идарә итәчәк. Өлешчә, Татарстанда җитештерелә торган малларны сату да ул тармакка карыячак. Республика башлыгы болар барысы да бер идарә тармагына караса уңайлырак булыр дип белдерә. Шуның өстенә Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә дә әзерләнергә кирәк дип белдерде Рәйсә Сахиева. Дәүләт җыелышының комитет әгъзалары Татарстан президентының бу башлангычын хупладылар. Хәзер инде бу мәсәлә турында 5 июльдә Дәүләт Шурасының карар гына кабул итәсе калды.
XS
SM
MD
LG