Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты икътисад өлкәсенә караган ике министрлыкның исемен һәм аларның вазыйфаларын үзгәртергә тәкъдим итә


Соңгы арада Татарстан хокүмәтендә үзгәрешләр күп булды. Минимтрлар, район башлыклары алышында, Кайбер министрлыклар берләшеп, яңа идарә дә барлыкка килде. Бу үзгәрешләр соңгылары булмаган әле. Тиздән бу өлкәдә тагын бер үзгәреш булырга мөмкин. Татарстан президенты Минтимер Шәймиев шушы көннәрдә ,Республика дәүләт шурасы раславына, сәүдә һәм тышкы икътисади элемтәләр һәм Икътисад һәм сәнагать министрлыгының исемнәрен һәм вазыйфаларын үзгәртү мәсьәләсен күтәреп чыккан. Сишәмбе бюджет, салым һәм финанслар буенча парламент коммитеты утырышында, бу турыда президентның дәүләт хокук идарәсе җитәкчесе Рәисә Сәхиева белдерде. Минтимер Шәһмиев икътисад министрлыгы һәм сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы төзәргә тәкъдим итә. Республика башлыгы фикеренчә, беренче идарә зур икътисад, бәяләр билгеләү белән , икенчесе сәнәгать һәм торвар тәкъдим итү белән шогылләнәчәк. Комитет әгъзалары президентның бу тәкъдимен хуплаганнар. Дәүләт шурасы исә бу мәсьәләне 32 утырышның дәвамында 5 июль көнне карыячак.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG