Шушы көннәрдә Республиканың алдынгы ширкәте “Тат нефть” акционерларының еллык утырышы булды. Биредә “Тат нефть” “Ак барс банкның” акцияләрен сатуы турында әйтте. Банкның күпчелек акцияләре Татарстан хокүмәтенеке булса да, акцияләрнең 32 %ты белән “Тат нефть” ширкәте идарә иткән. Ширкәт алдагы елларда банкның 29 % акциясе хуҗасы булган, ләкин былтыр, ул бу санны 32 % кадәр җиткерде. Ләкин быел “Татнефть” банк акцияләрен 7 миллиард сумга саткан. Бу базар бәясеннән өчләтә очсызрак. Шуңа да кайбер белгечләр фикеренчә акцияләр махсус рәвештә акча эшләү максатыннан арзан бәягә генә, билгеле бер төркем кешеләре кулларына төшерелгән.
Гадел Галәметдин.