Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресстагы демократлар элекке рәсмигә җәзаны йомшартуны хөкем итә


АКШ Конгрессындагы демократлар башлыклары АКШ президенты Дҗордҗ Бушның, Ак йортның элекке хезмәткәренә карата чыгарылган хөкем карарын йомшартуын каты тәнкыйтькә тотты. Сенаттагы демократлар лидеры Гари Рид Бушның ул карарын оят дип атады. Вәкилләр пулаты җитәкчесе Нэнси Пелоси бу хәлне ышанычны югалту дип билгеләде. Ак йортныж элекке хезмәткәре Льюис Либби, ялган шаһитлек, өчен утыз айга төрмәдә утырырга хөкем ителгән булган. Мәхкәмә, үзәк күзләү идарәсе хезмәткәренә бәйле тикшерү мәгълүмәтләрен таратып, тикшерү эшенә Либбиның махсус комачаулык ясавын таныды. Үзәк күзләү идарәсе хезмәткәре Валерий Плеймның ире, ялга чыккан дипломат, Гыйрактагы сугышка каршы каты тәнкыйть белән чыккан иде. Президент Буш, 30 ай төрмә бигрәк каты җәзә дип, Либбины гомүмән төрмәдән азат иткән. Шул ук вакытта Буш мәхкәмәнең 250 мең доллар акчалата җәза һәм ике еллык сынау мөддәте карарын көчендә калдырган.
XS
SM
MD
LG