Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә ЭТА террорчылары тотылды


Франциядә, Париҗдан ерак түгел урында ЭТА дип аталган террорчы басклар төркемененең ике кешесе кулга алынган. Алар икесе дә коралланган булган. Дүшәмбе көнне, ЭТА оешмасының 3 сугышчысы шартлаткыч төялгән машинада Франциядән Испаниягә үтәргә тырышкан вакытта тоткарланганнар. Бүген, Франция белән чиктә, Испаниянең төньягындагы Басклар илендә ике шартлау яңгырады. Буш торган ике турист йорты җимерелгән. Полициягә бу хакта телефоннан хәбәр иткән булганнар.
XS
SM
MD
LG