Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе хокук яклаучыларның абруйны саклау мөрәҗәгатен кире какты


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе, хокук яклаучы Мәскәү Һельсинки төркеменең Бөтенрусия дәүләт теле-радио компаниясенә каршы бирелгән дәгъвәсен канәгатъләндерүдән баш тартты. Хокук яклаучылар, намус һәм абруйны яклау турындагы дәгъвәне мәхкәмәгә узган язган елның гыйнвар аенда эфирга Аркадий Мамонтовның «Шпионнар» дигән тасмасы чыкканнан соң биргән булганнар. Дәгъвә бирүчеләр фикеренчә, тасманың эчтэлегендәге сөземтәгә караганда, Мәскәүнең Һельсинки төркемен имеш, Британия күзләве финанслый. Хокук яклаучылар башка мәхкәмәләргә, хаттә кеше хокуклары буенча Европага мәхкәмәсенә мөрәҗәгат итеп булса да, бу фикернең дөрес түгеллеген исбат итүне таләп итәчәк.
XS
SM
MD
LG