Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиәдәге террорчылык эшенә бәйле 8 кеше тоткарланды


Лондон һәм Глазгода теракт ясарга тырышучылар эше буенча инде 8 кеше тоткарланган. Җидесе Британиядә, берсе Австралиядә кулга алынган. Тумышы белән Һиндстанлы булган табиб дүшәмбе кич белән Брисбен һава аланында бер якка гына билет алып, Һиндстанга очарга тырышкан вакытта тоткарланган. Элек ул Ливерпуль хастахәнәсендә табиб булып эшләгән дип хәбәр итә Австралия премьер министры Джон Хауард "Кулга алынган кеше Һиндстан ватандашы, Австралиягә Квинслед штатының сәламәтлек саклау департаменты чакыруы белән килгән. Визасы вакытлыча яшәр өчен" дип белдерде Хауард Кулга алынганнарның барысы да диярлек, тумышлары белән Якын Көнчыгыш илләреннән булып, Бөекбританияда эшләүче табиб, я булмаса табиблыкка укучылар.
XS
SM
MD
LG