Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швецария мәхкәмәсе Калоевның төрмәдә утыру мөддәтен 3 елга диярлек киметте


Швецария мәхкәмәсе 2004 елда Швецариянең очкыч диспетчерын үтергәне өчен 8 елга хокем ителгән Виталий Калоевның төрмәдә утыру мөддәтен 3 елга диярлек киметте. Калоев ул җинятне Боден күле өстендә очкыч казасында хатынын һәм ике баласын югатканнан соң ясаган иде. Ул вакытта ике очкыч һавада бәрелешкән казада 71 кеше һаләк булган иде. Калоев тарафыннан үтерелгән диспетчер, каза килеп чыккан районда һава хәбәрләре өчен җаваплы була.
XS
SM
MD
LG