Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскилылар Бөтенрусия Сабантуенда


30 июнь көнне Чиләбе шәһәрендә узган Федераль Сабантуйда Омскидан 6 кешедән торган делегация катнашты. Бөтенрусия Сабантуе анда өлкә һәм шәһәр хакимиятләре дәрәҗәсендә оештырылган иде. Поездлар белән Чиләбегә килеп төшүчеләрне репродукторлар аша “Федераль Сабантуе кунакларын сәламлибез” дигән сүзләр белән каршылау да - бәйрәмгә хакимият ягыннан зур игьтибар бирелүе турында сөйли. Сабантуй кунаклары һәм делегатлары шәһәрнең аерым предприятиеләренә һәм районнарына беркетелгән иделәр. Омскилылар Үзәк район хакимияте кунаклары булдылар. Аларны район башлыгы Равил әфәнде Гыйбадуллин үзе каршы алып озатып йөрде.

Кунаклар да, бәйрәмдә катнашучы шәһәр халкы да Бөтенрусия Сабантуеның күләмле һәм зур дәрәҗәдә оештырылган булуын ассызыкладылар. Якынча исәпләр буенча бәйрәмдә 80 меңнән артык кеше катнашты. Кунаклар Русиянең 52 төбәгеннән килгән иделәр. Татарстаннан һәм Башкортстаннан килүчеләрне, гомүмән барлык кунаклар санын төгәл билгеләү дә читен булгандыр. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының регионнар белән эшләүче бүлек башлыгы Марс Тукаев, Татарстаннан зур делегация килүе, Нурлат районыннан артистлар, чабышкы атлар, сәүдә нокталары белән килүләре, Сабантуйга бару өчен Республиканың очкыч бирүе турында сөйләде. Марс әфәнде Федераль Сабантуйның оештыру дәрәҗәсе югары булуын да ассызыклады, Сабантуйларның дәвамы булачак, инде үзләрендә үткәрергә теләүче өлкәләр булуын билгеләп үтте. Мондый бәйрәмнәр үткәрү төбәккә, анда яшәүче татарларга нәрсә бирә, дигән сорауга ул: “Беренче чиратта ул төбәктә яшәүче татарларның авторитетын күтәрү, икенче чиратта төбәк өчен үзләрен бөтен Россиягә, бөтен дөньяга таныту булып тора”-, дип җавап бирде

Новосибирскиның Өлкә татар мәдәнияте үзәге директоры Равза Тихомирова да Чиләбе Сабантуеның югары дәрәҗәдә оештырган булуына игътибар иткән.

Равза ханым бәйрәмнең урыны бик отышлы сайланган булуы турында да билгеләп үтте. Равза ханым әйткәнчә, дөрестән дә халык уңай гына тантананалы ачыштан Сабантуйның уеннары үткәрелгән мәйданнарга, сату урыннарына, концертлар барган сәхнәләр янына күчеп йөри алды. Чиләбе өлкәсенең төрле районнары, Татарстан һәм Башкортстан Республикалары коллективлары оештырган бихисап күңел ачу урыннарында, йорт-җир әйберләре, хәтта сиртмәле коелар эшләнеп куелган төрле күргәзмәләрдә татар һәм башкорт халкының борыңгы йорт жиһазлары, тормышы-көнкүреше, бүгенгесе һәм үткәне белән танышырга мөмкин иде. Мәсәлән, керәшеннәрнең борыңгы җырлары белән танышу мөмкинлеге дә булды. Төрле зурлыктагы чүлмәкләр эленгән читән янында утыручы 4 ханым керәшен татарлары булып чыкты. Алар әти-әниләреннән өйрәнеп калган җырларны башкаралар икән.

Шунысы да игътибарга лаек, Сабантуй мәйданнарында куелган күпсанлы тирмәләрдә милли ризыклардан авыз итү мөмкинлеге дә тудырылган иде. Татарстан делегациясе алып килгән “Бәхетле” фирмасының 150 кг.лы чәкчәген бәйрәмчә бизәлгән арбалы атта халыкка “Зөләйлә” төркеме кызлары тараттылар. Омски делегациясе Троицки шәһәренең татар-башкорт китапханәсе каршында эшләүче “Сөембикә” клубы әгъзаләре корган тирмәдә кунак булды, хуҗалар аларны гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый, бәлеш, чәкчәк кебек милли ризыклар белән сыйладылар.

Чиләбедә Сабантуйда Омски делегациясе составында күптән түгел оешкан “Татарстан-Омски” партнерлык оешмасы вәкилләре дә булды. Бөтенрусия Сабантуенда алар күп төбәкләрдән килгән татар эшмәкәрләре һәм иҗтимагый оешмалар активистлары белән таныша алдылар. “Сабантуй үткәрү буенча безгә биредә тәҗрибә алу мөмкинлеге дә булды,”- ди Рафаел Зәбиров. “Киләчәктә милли юнәлештә эшләргә уйлыйбыз, планнарыбыз да, теләкләребез дә зурдан, өлкәдә беренче чиратта нәрсә эшләргә, нәрсә икенче чиратта, нинди эшләргә көчебез җитәр – аларны билгеләп эшләячәкбез,”-дип сүзен йомгаклады Рафаел әфәнде.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG