Accessibility links

Кайнар хәбәр

Игорь Михайлов Питербур омбудсманы итеп сайланды


Питербурда кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил итеп губернатор киңәшчесе Игорь Михайлов билгеләнгән. Питербур канун чыгару җыенындагы яшерен сайлауда “Бердәм Русия”фракциясеннән тәкъдим ителгән Михайлов өчен 30дан артык кеше тавыш биргән. Ә инде губернатор Валентина Матвиенко тәкъдим иткән хокук яклаучы Юлий Рыбаковны яклап бер генә тавыш булган. Бу урынга барлыгы алты кеше дәгъвә иткән. Питербурда кеше хокуклары өчен җаваплы кешене сайлау турында канун 1997 елда ук кабул ителгән булса да, ул урын әлегә кадәр буш торган. Ләкин хокук яклаучылар сайланган Михайлов белән эш итүдән баш тарталар.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG