Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда 8 кеше үтерелде


Пакыстанның Төнъяк Вәзирстан виләятендәге террор гамәле нәтиҗәсендә кимендә сигез кеше һаләк булган. Шуларның алтысы хәрби, икесе цивиль кеше. Берничә кеше яраланган. Полиция мәгълүмәтләренә караганда, әфган чигендә шартлаткыч төялгән машинадагы бер интихарчы, хәрбиләр төялгән машинар карванына килеп бәрелгән. Пакыстанның махсус хезмәт мәгълүмәтләренә караганда, күрше Әфганыстан талиблары Төнъяк Вәзирстан виләятенең байтак кына районнарын үз контролендә тота.
XS
SM
MD
LG