4 июль көнне Русия дәүләт Думасы утырышы булды. Биредә каралган төп сорауларның берсе Татарстан белән Федераль үзәк арасындагы шартнамә иде. Шартнамә Федерация шурасы тарафыннан кире кагылгачтын, Татарстан җитәкчелеге аңа кайбер үзгәрешләр кертте. Бүгенге утырышта, депутатлар яңадан төзелгән бу шартнамәне кабул итте. Әлеге чараның ничек узуы, шартнамәгә кемнәр уңай кемнәр тискәре тавыш бирүе турында Азатлык радиосы өчен Русия дәүләт Думасы депутаты, Русия татарларының федераль милли мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдар Гыйлметдинов сөйли.
Һәрбер фракциядән берәр сорау бирелде ЛДПР, коммунистлар һәм “Гадел Русия” фиркасе бирде. Аларның төп фикере – бу килешү төзергә рөхсәт биреп, без башка регионнарга да килешү төзеп Русияне таратмаслармы дигән фикерләр иде. Аларга җаваплар бик дөрес әйтелде, Русия конституциясе мондый шартнамә төзәргә мөмкинлек бирә. Кайбер чыгышларда татарлар турында сүз барды, ләкин бу килешү бит татарлар белән федераль үзәк арасындагы килешү түгел, ә Татарстан белән Федеральүзәк арасындагы, бу Татарстанда яшәүче бөтен кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып каралган килешү. Кабул ителде. Тулысынча “Бердәм Русия” фиркасе тавыш бирде, “Бердәм Русиягә” кергән Башкортстан депутатлары каршы тавыш бирделәр, кайберләре бөтенләй тавыш бирмәделәр, ә ЛДПР, коммунистлар, “Гадел Русия”ялеләр каршы тавыш бирделәр. Сез Русия Дәүләт Думасы утырышында яңа шартнамә кабул ителүе турында дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов фикерләрен ишеттегез.
Гадел Галәметдин.